"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Әниләр көненә багышланган“Әнием-кадерлем!”күңел ачу кичәсе

19 января 2016

                                    

 

 

Алып баручы   Хәерле көн хөрмәтле әниләр, балалар!   Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез..

 Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. (Балаларның һәм әниләрнең фотолары белән презентация куела)

 Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

 Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул безнең балаларыбыз!

 

Балалар кереп, тезелеп басалар.  

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

 

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

 

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

 

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

 

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

 

 Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Бәйрәм итик, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 

 

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

 

 

- Балалар,  җир йөзендә иң кадерле кеше кемул? Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, бүген бәйрәмдә балаларыгызны үз яныгызга алып янәшә утырыгыз әле.Ә иң кыюларны мин бүген бәйгегә чакырам.Сез түргә рәхим итегез!

Ә мин бәйрәмгә затлы бүләкләр алырга булышкан иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Бүләкләр: 1. стенага киемнәр өчен  элгеч. (Кадак) 2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч). 3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт) 4. Пылесос «Метисам». (Кисточка) 5. Универсаль рюкзак. ( Пакет) 6. Мини-палас. (Кулъяулык)

  1. 14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

 

(Тантаналы көй)

 Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләрне  дә үз хуҗаларын табарлар дип ышанам

 

Беренче бирем “Иң тапкыр әни” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

 

 Чегән биюе

 

  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны балалрдан без алдан алдык, ә сез хәзер җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагызның яраткан тәрбиячесе кем?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

 

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

 

-  Кечкенәләр төркеме балалары сезнең өчен сюрприз әзерләде______________________________________________________

 

 Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! 

Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу    

 

 (Бим белән Бом (клоуннар) килеп керәләр)

 

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

- Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләр әйтә беләләрме икән

_ _____________________________________________________________

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп! (Дәртле музыка)

 

 

Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем Тәмлетамак дип атала.Бу бәйгене бергәләп чәй эчәсе килгәнгә уйлап таптык. Чөнки әниләребез тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән килгән (кул чабулар) 

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы  һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

 

Бүләкләр: 1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак) 2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч). 3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт) 4. Пылесос «Метисам». (Кисточка) 5. Универсаль рюкзак. ( Пакет) 6. Мини-палас. (Кулъяулык)

  1. 14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

 

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

 

Бала __________________

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез! 

Алып баручы (Талгын музыка) Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсак иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарии:

Сагида
написано 13 ноября 2018 в 12:18:26
-1
Бик мәгәнәле,җайлы уеннар.Балалар һәм ата-аналар өчен кызыклы,мавыктыргыч булачак.

Ответить

Гульсиня Бариевна Рахимзянова
написано 25 ноября 2020 в 19:43:24
1
рэхмэт яусын

Ответить

MSCliake
написано 16 февраля 2021 в 01:27:45
0
Вы можете доверить нам организацию доставки товара из Китая, Японии и Кореи. Мы доставим Ваш груз в кратчайшие сроки, при необходимости поможем с подбором поставщика и окажем услуги таможенного оформления во Владивостоке.

Ответить

MSCliake
написано 02 марта 2021 в 03:29:24
0
Логистическая компания Азия-Трейдинг занимается поставкой товаров из Китая оптом, по самым низким ценам и быстрым срокам доставки. Наш офис располагается в городе Владивосток.

Ответить

Оставить комментарий: